Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яр Чаллы шәһәрендә узачак «Без бер агач тармаклары» фестивале кунакларын нәрсә көтә?

Яр Чаллы шәһәрендә узачак «Без бер агач тармаклары» фестивале кунакларын нәрсә көтә?

admin 09.10.2017

(9 октябрь, 2017 ел) 21 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тармаклары» («Мы ветви древа одного») республикакүләм финн-угыр халыклары иҗаты фестивале узачак. Фестиваль Яр Чаллының орган залы каршындагы мәйданда үтә.

челны ддн

Финн-угыр халыкларының (удмурт, мари һәм мордва) җыр һәм бию мәдәниятыннан тыш фестиваль программасы буенча кунакларның әлеге халыкларның милли ризыклары һәм халык кәсебе белән танышу мөмкинлеге булачак.

Теләгән һәркем борынгы рецепт буенча пилмән бөгү мастер-классын уза алачак. Тамашачылар арасында махсус лотерея да уйнату планлаштырыла.

Фестивальне уздыру буенча оештыру мәсьәләләре ТР финн-угыр җәмгыятенең Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре катнашындагы күчмә утырышында каралды.

IMG-20171006-WA0011

Татарстан Республикасыннан тыш фестивальдә Удмуртия, Мордовия, Марий Эл һәм башка Идел буе өлкәләреннән кунаклар катнашачак.

Фестиваль Яр Чаллы шәһәре, Автозаводской проспекты, 8 йорт адресы буенча 21 октябрьдә 11:00 сәгатьтә башланачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: «Төркиләр алтыны» форумы нәтиҗәле мәйданчыкка әверелер дип ышанам»
Далее: Яр Чаллыда «Татарстан — уртак йортыбыз» фестиваленең чираттагы сайлап алу туры узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57