Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яр Чаллыда “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең сайлап алу туры үтте

Яр Чаллыда “Татарстан – безнең йортыбыз” фестиваленең сайлап алу туры үтте

admin 07.10.2015

(7 октябрь, 2015 ел) Яр Чаллы шәһәренең (Татарстан) “Родник” халыклар Дуслык Йортында “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең II сайлап алу туры үтте.IMG_9724

Зона турында Яр Чаллы, Тукай, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама районнары һәм Түбән Кама шәһәре коллективлары һәм чыгыш ясаучылары катнаштылар. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары игътибарына татар, рус, чуаш, мари, керәшен, әрмән һәм Кавказ халыклары мәдәниятын чагылдырган дистәләгән чыгышлар тәкъдим иттеләр.

“Катнашучылар әйбәт чыгыш ясадылар. Аеруча да коллективларның балкып торган киемнәрен һәм катнашучылар саны буенча аерылып торган кайбер номерларны билгеләп үтәсе килә. Алар халыкларның мәдәниятын табигый итеп күрсәтәләр”, — дип сөйләде сайлап алу комиссиясе әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Светлана Измайлова.

IMG_9676

Чыгыш ясаганнан соң коллективларга дипломнар бирелде. Аларның иң әйбәтләре Казанда булачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Бу чара Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57