(25 май 2021) Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашты. (ФОТО).
Утырыш башланыр алдыннан анда катнашучыларны шәһәрнең берничә урта мәктәбендә һәм «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында булдылар. Бөтен җирдә кунакларны иҗади чыгышлар белән каршы алдылар.
Түгәрәк өстәл утырышын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ачты.
Утырышта Яр Чаллы шәһәренең белем бирү учреждениеләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә эшне оештыру турында фикер алыштылар.
Утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, республиканың район Дуслык йортлары директорлары катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге