(2 июль 2015) “Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәгенең “Рамазан чатыры” ифтарына журналистлар һәм язучылар чакырылды.
Казан каласының Серов урамында урнашкан гомуммәгълүм “Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәге булган комплексы “Рамазан чатыры” ифтарына бүген, рамазан аеның 15 нче көнендә, шушы комплекска йөрүчеләр белән бергә Татарстан журналистлары һәм язучылары да махсус чакырылган иде.
Аерым алганда, мөселманнар арасында республиканың шушы ике иҗат төрен пропагандалау максаты белән, ифтар Татарстан журналистикасы һәм әдәбияты көне буларак үткәрелде.
Ифтар вакыты җитеп авыз ачканнан соң гавами намаз укылгач, ризыклы табында ифтар мәҗелесен башлап, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тырышлыгында оештырылган үзенчәлекле чарада Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүз алды. Ифтарга килгән мөхтәрәм җәмәгатьне изге айда сәламләп, җәмгыятебезне савыктыруда журналистларның, язучыларның да роле зур булуын билгеләп үтте ул. Динебезне дөрес итеп яктыртуда, массаларга дөрес итеп җиткерүдә журналистларның өлеше зур, дөньяда күзәтелгән бүгенге вазгыятьтә бу аеруча актуаль, дип саный Илдар хәзрәт Баязитов. Уртак эштә сүз осталары — язучылар, журналистлар, дин юлында йөрүчеләр – барыбыз бергә һәм бердәм булыйк, дип өндәде хәзрәт, изге теләкләр теләде.
Тамадалык иткән журналист Гамил Нур ихтыярына буйсынып, бер-бер артлы сүз алган татар каләм ияләренең төп фикерләре үзебезнең гореф-гадәтләрне, дини традицияләрне саклап калу, дингә тартылу, изге нияттә булу, кешелекне яхшырту өчен тырышу, бөтен кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә булу һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузу зарурияте турында иде. Журналистика ветераны, кирәк чакта яшьләрне яклаучы, дин юлына өндәүче булган Әлмирә ханым Әдиятуллина журналистлар исеменнән шушы мәчетне һәм күрү сәләте булмаганнарны тернәкләндерү үзәген колачлаган һәм Россия күләмендә тиңе булмаган “Ярдәм” комплексын булдыруда гаять зур тырышлык күрсәткән реформатор Илдар хәзрәт Баязитовка, ураза аенда биредә мәчет җитәкчелеге белән бергә “Рамазан чатыры”нда көн дә 1әр мең кешелек ифтарлар уздырган “Ярдәм” фондына, анда эшләгәннәргә (арада волонтерлар шактый иде) рәхмәт әйтте. Сүз сөрешен сәяси юнәлешкә борып, Татарстан җитәкчелегендә нәкъ менә Президент статусында республикабызның бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов калырга тиеш, шуңа сентябрь сайлауларында без тавыш бирергә, без аны якларга тиеш, дип өндәмә ясады. Бүгенге мәҗелестәге чыгышлар яшь шагыйрьләрнең әсәрләрен уку, үзара аралашу белән дәвам итте. Күңеле изгелеккә омтылганнар өчен сәдака салу, шулай ук аны электрон юл белән җибәрү мөмкинлеге дә каралган иде.
«Татар-информ»