Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшел Үзән укучыларына Дуслык һәм татулык турында сөйләделәр

Яшел Үзән укучыларына Дуслык һәм татулык турында сөйләделәр

admin 03.04.2019

(3 апрель 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Яшел Үзән шәһәрендә «Дуслык һәм татулык дәресе» оештырды. Чарада җирле җиденче сыйныф укучылары төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның ни дәәҗәдә мөхим булуын белделәр. Дәрес А.С. Пушкин исемендәге №9 лицейда узды. (ФОТО)

WhatsApp Image 2019-04-03 at 14.06.03

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Яшел Үзән шәһәренең «Лукоморье» рус җәмгыяте җитәкчесе, А.С. Пушкин исемендәге №9 лицей директоры Валентина Кибец балаларга үз теләкләрен җиткерде.

WhatsApp Image 2019-04-03 at 14.05.58

Гадәттәгечә Дәреснед программасы төрле милләт вәкилләре һәм социаль группалар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре мөһимлеге турында өч фильм карадылар: «Моя страна – моя география», «Камил – трус», «Арбуз». Соңыннан интерактив сорау алу үтте: укучылар милләтара темага агылган сорауларга җавап бирделәр, үзара фикер алыштылар.

WhatsApp Image 2019-04-03 at 14.06.01

Чара Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды. «Сантош» һинд биюе төркеме «Көньяк биюе»н, чараны алып баручы, солистка Анжелика Вакилова «Карлыгачлар» татар җырын, ә Оливер Мукенди «Мин сине яратам» җырын башкарды.

Концерттан соң Дәреснең интерактив өлешендә иң актив булган катнашучыларны бүләкләделәр. Аларга брендлы футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырдылар.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Тоталь диктантка теркәлү узу башланды
Далее: Татарстанда «Татарстанның мәдәни бизәге» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57