(21 февраль 2021) Яшел Үзәндә Халыклар Дуслыгы Йорты барлыкка киләчәк — бу хакта районның Горький исемендәге мәдәният үзәгендә үткән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасында билгеле булды.
Чара район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, протерей Святослав ата, шәһәр һәм район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнашында узды.
Кунаклар Яшел Үзән районында яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, соңыннан «Игелекле туганлык — байлыктан кыйммәтрәк» исеме астында узган бәйрәм концертын карадылар.
Михаил Афанасьев катнашучыларны сәламләде һәм Яшел Үзән районында бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче дистәләгән халыклар дус һәм тату яши, дип билгеләп үтте.
«Татарстан һәрвакыт барлык милләтләргә карата яхшы мөнәсәбәте белән дан тотты, һәм без искәрмә түгел. Сезне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылу белән котлыйм, безнең көчебез — бергәлектә», — дип өстәде шәһәр башлыгы.
Константин Яковлев сүзләренә караганда, ата-бабалар калдырган мирасны яшь буынга күрсәтергә һәм югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. «Яшел Үзәндә балаларның халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышуларын күрдек», — дип нәтиҗә ясады ул.
Ирек Шәрипов ассызыклаганча, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру кирәкле инфраструктураны таләп итә.
«Яшел Үзәндә Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килү — шушы юнәлеш буенча эш булып тора да инде. Бу хакимият органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен бер дигән мәйданчык. Дуслык йортларының роле нәкъ менә шунда инде. Без Яшел Үзәндә боларның барысы да булыр дип көтәбез, чөнки бүгенге көндә үк район дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы позицияләрнең берсендә тора», — диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры.
Татар-информ материалы тәрҗемәсе