Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан районнарында булып кайттылар

Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан районнарында булып кайттылар

admin 29.09.2017

(29 сентября 2017) Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары Совет рәисе урынбасары Амриддин Камолов җитәкчелегендә Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булып кайттылар, үз эшчәнлекләре белән уртаклаштылар. Аларның максаты — әлеге районнарда Яшьләр Ассамблеясе филиаллары ачу.

Түбән Камада очрашу шәһәрнең Халыклар Дуслыгы йорты базасында узды. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе МУВИ форум-театры тамашасын уйнап күрсәтте, «Күпмилләтле Татарстан» фотопроектын тәкъдим итте, шулай ук национализм һәм экстремизм буенча профилактик фикер алышу үткәрде.

bp1B6vtgzfw

Бөгелмәдә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы базасында муниципаль хакимият органнары, фәнни берләшмәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара барышында яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмга каршы эш турында фикер алышынды.

«Мондый очрашулар безнең өчен дә, җирлекләрдәге яшьләр өчен дә бик мөһим. Татартсанның барлык районнарындагы инициатив яшьләрнең берләшүе безнең эшебезгә күп кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә булышачак», — дип сөйләде Амриддин Камолов.

Izy17Gjcbq4

Ике муниципаль районда да киләчәктә Татарстан халыкары Яшьләр Ассамблеясе филиалларын ачу планлаштырыла.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда Дуслык һәм татулык дәресләренең чираттагы сезоны ачылды
Далее: Уфага «Татар кызы — 2017» бәйгесенә илнең 19 иң чибәр кызы киләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57