Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр Ассамблеясе «Безнең геройлар» Интернет-марафонына старт бирде

Яшьләр Ассамблеясе «Безнең геройлар» Интернет-марафонына старт бирде

admin 26.07.2021

(26 июль 2021) Татарстанда 2021 елның июль-август айларында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафон уздыра.

Аның максаты — Муса Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту.

Марафонда Татарстан Республикасында яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади кешеләр катнаша ала.

2021 елның 19 июленнән 15 августына кадәр марафонда катнашу өчен күрсәтелгән сылтама буенча гариза бирергә кирәк: https://forms кgle/yvSsNfam7gyRS7Nw5. Гаризалар ике категория буенча кабул ителә: индивидуаль иҗади башкару, 3 кешедән торган төркем белән башкару. Гаризада М.Җәлил шигырен яки җәлилчеләр турындагы әсәрне укып төшерелгән видеога сылтама куярга кирәк. Җиңүчеләр 2021 елның 16-23 августында онлайн тавыш бирү юлы белән гугл форма аша билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларның эшләре @musa_marafon Инстаграм аккаунтында урнаштырылачак.

Җиңүчеләргә бүләкләр:

Шәхси иҗади башкару 3 кешедән торган төркем чыгышы
1.     урын – 30 мең сум 1.     урын – 50 мең сум
2.     урын – 10 мең сум 2.     урын – 30 мең сум
3.     урын – 5 мең сум 3.     урын – 10 мең сум

2021 елның 25 августында, шагыйрьне искә алу көнендә, җиңүчеләр 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында узачак бәйрәм чарасына һәм бүләкләү тантанасына чакырылачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57