Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр Ассамблеясе катнашында төшерелгән фильм конкурста беренче урынны яулады

Яшьләр Ассамблеясе катнашында төшерелгән фильм конкурста беренче урынны яулады

admin 22.10.2019

(22 октябрь 2019) «193» кыска метражлы фильмы милләтара тематикадагы иң әйбәт кыска метражлы фильмнар конкурсында беренче урынга лаек булды. Аның авторлары арасында «Анадолу» төрек җәмәгатенең яшьләр бүлеге рәисе Диләрә Дамар да бар.

Конкурста җиңүчеләрне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган «Поколение» III Россиякүләм патриотик милләтара яшьләр лагере ябылу тантанасында бүләкләделәр.

Россиянең 52 төбәгеннән 170тән артык яшьләр лидерлары тәҗрибәле остазлар (режиссерлар һәм актерлар) кул астында сигез кыска метражлы фильм уйлап тапканнар һәм төшергәннәр. Нәтиҗәдә биш фильмны лаеклы дип тапканнар, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тәкъдиме белән алар төбәк телеканалларында күрсәтеләчәкләр.

Беренче урынны жюри «193» кыска метражлы фильмына бирде, икенче урынны «Кумек хабе» фильмы, өченче урынны «Письмо» фильмы яулады. Тамашачылар мәхәббәте призы #Человек ролигына тапшырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында экскурсоводлар аккредитация үтәләр
Далее: «Күпмилләтле Казан — Бию» фестиваленә гаризалар кабул ителә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57