Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре дә төшкән видеотасманы РФ ВУЗларында күрсәтәчәкләр

Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре дә төшкән видеотасманы РФ ВУЗларында күрсәтәчәкләр

admin 08.12.2017

(8 декабрь 2017) Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган «Поколение» («Буын») россиякүләм патриотик милләтара яшьләр лагере кысаларында видеотасмалар фестивале узды. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашындагы өч видеотасма призлы урынга ия булды.

Төрле төбәктән булган яшьләр командалары милләтара мөнәсәбәтләр темасына багышланган әлеге видеотасмаларны профессиональ режиссерлар, операторлар җитәкчелегендә төшергәннәр. Иң әйбәт дип табылган биш эш авторына бүләкне Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Федерация Советының Кырым Республикасыннан әгъзасы Ольга Ковитиди тапшырды.

eZ1wIHgyFQI

Гран-при һәм тамашачылар мәхәббәте бүләген «Платок» кыска метражлы фильмы алды. Әлеге видеотасманы бөтен ил карый алачак. Халыкара студентлар телевидениесе Ассоциациясе булышлыгы белән аны студентлар медиа-үзәкләрендә һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтәчәкләр.

Сүз уңаеннан, 1 урынга лаек булган «Дорога» видеотасмасы да гран-при алган эшне тудыручы яшьләр тарафыннан төшерелгән. Шушы ике фильмда да Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активисты Сираж Джавадбеков төшкән.

Икенче урынны милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле булган стериотипларга игътибар бирүче «Вещь» видеотасмасы яулады. Өченче урынга берьюлы ике команданың «Имя» һәм «Другая» видеотасмалары лаек булды. «Вещь» фильмында Яшьләр Ассамблеясе активистлары Умразият Девлетукаева һәм Николай Бабаян төшкәннәр, ә «Другая» фильмында — Умразият Девлетукаева.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Мирас» ансамбле җитәкчесенә ТР атказанган артисты исеме бирелде
Далее: Казанда татарның бию сәнгатен дөньяга таныткан Гай Таһировны искә алалар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57