Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр Ассамблеясенең Татарстан районнарындагы вәкиллекләре

Яшьләр Ассамблеясенең Татарстан районнарындагы вәкиллекләре

admin 26.06.2019

(26 июнь 2019) 23 — 26 июнь көнне Казан янындагы Кече Клыки авылындагы «Регина» кунакханәсе территориясендә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләренең республика слеты узды.

 

15 муниципаль район вәкилләре дүрт көн буе чаралар оештыру һәм уздыру буенча практик һәм теоретик күнекмәләр алды.

слет муниципальных крыльевслет муниципальных крыльев

Слетның максаты – Татарстан Республикасы муниципаль районнарында күпмилләтле яшьләр белән эшләү технологияләре һәм методикаларын тапшыру. Сменада катнашучыларга Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында мәдәни диалог урнаштыру өчен яшьләр мохитендә эшләү инструментлары һәм методлары турында сөйләделәр.

Районнан килгән актив егетләр һәм кызлар Мингәрдә уза торган кичке Сабантуйның яшьләр мәйданчыгын оештыру үзенчәлекләре, спорт чаралары (алар арасында милли спорт төрләре һәм халык уеннарына багышланган проект та бар иде) оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Моннан тыш милли төсмердәге эшләнмәләр һәм традицион аш-суны популярлаштыручы «Ефәк юлы» Этномаркеты» проекты да каралды.

слет муниципальных крыльев

Экспертлар буларак Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университетының иҗтимагый элемтәләр үзәге җитәкчесе урынбасары Варвара Сажина, ТР Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының гражданлык патриотлыгын үстерү һәм профилактик эш секторы мөдире Станислав Каракулов, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров чыгыш ясады.

Аеруча да катнашучылар «экспертлар тарафыннан грант гаризаларын бәяләү критерияләре үзенчәлекләре» темасы белән кызыксынды. Проектны язуың практик өлешен алар Яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе урнбасары Людмила Кочнева белән башкардылар, бергәләп идеяләр эзләделәр һәм проектны дөрес язу арымнары белән таныштылар.

слет муниципальных крыльев

Слет Татарстан Республикасы муниципаль районнарында оештырырга мөмкин булган этномәдәни проектлар турындагы презентацияне карау этабы белән тәмамланды. Алга таба проеклар өстендә эшләп, аларны оештыру мөмкинлекләрен барлау планлаштырыла.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештырды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казан Башкарма комитетында милләтара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар
Далее: Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге проектлар өчен грант алу мөмкинлеге бар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57