Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яшьләр симфоник оркестры Пермь крае Губернаторы В.Ф.Басаргин чакыруы буенча Пермьгә китә.

Яшьләр симфоник оркестры Пермь крае Губернаторы В.Ф.Басаргин чакыруы буенча Пермьгә китә.

admin 15.01.2015

(15 гыйнвар) 26 гыйнварда Яшьләр симфоник оркестры Пермь крае Губернаторы  В.Ф.Басаргин чакыруы буенча Пермьгә китә. «Филармония – балаларга» проекты кысаларында яшь музыкантлар әлеге шәһәр филармониясе сәхнәсендә ике бүлектән торган концерт бирәчәк.

17 гыйнварда  С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә «Республика хәзинәсе» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры концерты була.

cello

Оркестрда Казанның 17 музыка мәктәбендә белем алучы 75 малай һәм кыз катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры дирижеры  Михаил Мосенков җитәкчелегендә яшь башкаручылар тамашачылар хозурына А.Вивальди, В.Моцарт, К.Сен-Санс, А.Хачатурян һәм Э.Григ әсәрләреннән төзелгән шактый катлаулы программа тәкъдим итә. Ялгыз башкаручылар арасында Муса Җәлил оныгының улы – Михаил Митрофанов-Җәлил дә бар.

Яшьләр оркестры турында танылган музыкантлар, мәшһүр башкаручылар  күп кенә җылы сүзләр әйткән, аның иҗатын югары бәяләгән. Узган елда коллектив Прагада узган Моцарт исемендәге һәм «Виват, Казан!» халыкара конкурсларында беренче урын алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57