(5 декабрь, 2015 ел) Россиядә халыкларның милләт һәм динара бердәмлегенә Татарстан Республикасы үрнәгендә ирешәчәкләр. Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссиясе белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкилләре Казанга килеп гомумроссия гражданлык үзаңы мәсьәләсен күтәрде.
Мәскәү белгечләре Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзалары белән берлектә Казан Кремлендә уздырылган утырышта үсеп килүче буында патриотик тәрбияләү турында сөйләштеләр. Сүз яшьләрдә милли үзаңны үстерү һәм гомумроссия гражданлык үзбилгеләнүен формалаштыру турында барды.
– Россия Президенты да үзенең еллык Юлламасында Россия халкын берләштерү бурычын куйды. Халыкларны берләштерү, милләтенә, диненә карамастан Россиядә яшәүче кешеләрдә гомумроссия гражданлык үзбилгеләнүен тәрбияләү – ул илнең бөтенлеген саклау өчен мөһим. Ватанга мәхәббәт, хөрмәт булдыру өчен бигрәк тә яшьләрнең акыл һәм йөрәгенә ничек тәэсир итәргә? Татарстанда без бүген төрле милләт һәм дин вәкилләренең һәркайсына үз милли һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлекләр булдырылган килеш, шул ук вакытта үзләрен бердәм халык итеп тоеп яшәү тәҗрибәсен күрәбез. Һәм ул бүген бөтен Россия өчен актуаль бурычларның гамәлдәге мисалы булып тора. Милли үзаңга зыян китермичә, дини-рухи ихтыяҗларны кысрыкламыйча, киресенчә, һәр милләткә үзенең бай мәдәниятен, традицияләрен саклап көн итәргә мөмкинлекләр биреп, үзләрен Россия гражданины итеп тануына ирешү кирәк, – дип аңлатты Казанга эшлекле сәфәр белән килүнең максатын Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комитеты рәисе Иосиф Дискин. Үсеп килүче буында патриотлык хисләре аксавын ул белем бирү системасындагы җитешсезлекләрдән күрүен әйтте.
Татарстан муниципаль районнары белән видеоэлемтәгә тоташып үткәрелгән утырышта республиканың Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары төбәкнең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру кысаларында башкарылган эшләргә хисап тотты. Мәскәү кунаклары Чаллы шәһәре һәм Казанның 101нче урта мәктәбе мисалында яшь буында туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектларның нәтиҗәләре белән танышты. Татарстан инде алты ел рәттән яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү сыйфаты буенча Россиядә беренче урынга чыгуы, республикада меңләгән яшүсмер һәм яшьләр эзләнү отрядларына, студентларның эшче отрядларына, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп ителүе телгә алынды.
– Көчле яшьләр сәясәте алып барылмаса дәүләтнең үсешенә өмет итеп булмый. Илнең инновацияле үсеш ачкычы – яшьләр кулында. Яшьләргә тормышта үз урынын табу өчен туган илендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру мәҗбүри. Татарстанның төрле милләт һәм дин вәкилләренең күп гасырлар дәвамында бергә яшәү тәҗрибәсе бар, бу дуслык һәм бердәмлекне сакларга кирәк. Еш кына низаг чыгарырга яратучы кайбер тәнкыйтьчеләр халыклардагы милли үзаңның үсешен куркыныч күренеш итеп сурәтләргә тырыша. Югыйсә, үз тамырларыңны белү – Ватанга мәхәббәт тәрбияли, илгә тагын да көч өсти. Яшьләр ил тормышында иң актив рольне уйнарга тиеш, – дип Татарстан фикерен белдерде утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Якын киләчәктә Татарстанда Федераль милләтләр эшләре буенча агентлыкның күчмә утырышын оештырырга да тәкъдим ителде.
– Дөньяның сәясәт мәйданында беркемгә дә көчле Россия кирәк түгел. Россиянең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен безнең илебез эчке көчләрен берләштерергә тиеш, безнең халкыбыз үзен россияле итеп хис итсен өчен гомумроссия гражданлык үзбилгеләнүе таләп ителә. Менә, Мәскәүдә яшәүче милләтләр дә беренче чиратта үзләрен “мәскәүле” дип таный, Татарстанда яшәүчеләр үзләрен “татарстанлы” дип атый. Әлбәттә, тарихи хәтер дигән әйбер бар, Россия тарихында төрле фаҗигале хәлләр дә булган, әмма бүген без шул авыр вакыйгаларга бәрелмик, ә киресенчә, уңыш-казанышларга мөрәҗәгать итик. Узган гасырның 90нчы елларындагы хәлләрнең кабатлануын беребез дә теләмидер. Бүген безгә халыкның иминлеге өчен дәүләт, җәмгыять, фән, медицина, мәдәният үсешенә өлеш кертеп яшәргә омтылу зарур, – дип дәүләт алдына куелган бурычларны яңгыратты Федераль милләтләр эшләре буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько.
Утырышта милли-мәдәни мохтариятләр, традицион дин вәкилләре дә катнашты. Ватанпәрвәрлеккә битараф булгач, радикаль карашларга яшьләрнең җиңел бирешүен, Россиядә тыелган ИГИЛ оешмасында да ялланган кешеләрнең 85 проценты 25 яшькәчә яшьләр тәшкил итүен Мәскәү, Россия Үзәк төбәге һәм Чуашстан мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасыӘлбир Крганов басым ясап әйтте. “Үзгәртеп кору елларыннан соң үткән шушы 25 елда чит илләр безнең яшьләребезнең акылына бик нык тәэсир итәргә омтыла, монда интернетның да өлеше зур. Яшьләр Россияне бөтен милләтләр бергәләп төзегәнне, авыр дөнья сугышларында гомерләре бәрабәренә саклап калганны белми. Үзләре бер дәүләттә яшәп тә, Россияне газиз Ватаны итеп кабул итми. Чит ил көчләре безнең рухи кыйммәтләребезгә дә кул суза. Безнең гасырлар кичкән тыныч ислам динебезнең тамырларын корытырга телиләр. Яшьләр белән эшләү ысулларын безгә яңадан карарга кирәк, чөнки моңа кадәрге карашлар искерде кебек. Яшьләр сәясәтен тормышка ашырырга заманча карашларга нигезләнгән федераль программалар таләп ителә”, – дип исәпли мөфти.
Казан төбәкара экспертиза үзәге башкарма директоры Вадим Козлов соңгы елда Татарстанда яшьләрнең фикерен белешү нәтиҗәсендә ачыкланган кайбер көнүзәк мәсьәләләрне санап үтте. Аның сүзләренчә, интернетта радикаль дини һәм неонацистик карашлар таратучы татарстанлыларның дүрттән бер өлешен яшьләр тәшкил итә. Социологларның сорауларына җавап биргән һәр бишенче яшь кеше рәсми булмаган протест белдерү акцияләрендә катнашырга әзер булуын дә хәбәр иткән. Канәгатьсезлекнең төп сәбәпләре итеп, яшьләр бәяләрнең, коммуналь хезмәт хаклары үсешен, җирле хакимият органнарында түрәләрнең коррупциягә бирелүен, эшкә урнашканда, укырга кергәндә бөтен кешеләрнең дә мөмкинлекләре тигез булмавын атаган. Шул ук вакытта сораштырулар яшьләрнең 66,30 проценты яхшы тормыш эзләп Татарстаннан беркая да күченеп китәргә җыенмавын күрсәткән. Татарстанның башка район-шәһәренә күченергә ниятләүчеләр – 7,80 процент, Россиянең бүтән төбәгенә күченергә планштыручылар – 6,90 процент, ә менә 7,40 процент – Россиядән китәргә теләүчеләр.
Утырыш билгеле бер карарларга да китерде. Татарстан Президенты республикада соңгы елда спортка зур игътибар бирелеп, яшьләр сәясәте күләгәдәрәк калуын искәртеп, хакимияткә аның белән спортны үстерүгә караганда да ныграк шөгыльләнергә кушты.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды