Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты язгы-җәйге чор Идел буе халыкларының традицион бәйрәмнәрен уздыру календарен бастыра.
— «Каравон» республика халык бәйрәме — 28 майда Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында.
— «Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәме — 4 июньдә Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында.
— «Валда шинясь» мордва мәдәнияте республика бәйрәме — 25 июньдә Татарстан Республикасы Тәтеш районының Килдеш авылында.
— «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме — 2 июльдә
— «Иван Купала» славян мәдәнияте республика бәйрәме — 10 июльдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Ильинский авылында.
— «Уяв» чуаш мәдәнияте республика бәйрәме — 10 июльдә Татарстан Республикасы Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында.
— «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме — 16 июльдә Татарстан Республикасы Мамадыш районының Җөри авылында.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге