Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый

Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый

admin 14.12.2017

(14 декабрь 2017) Татар әдәбияты галимнәре 2017 елгы яңа татар прозасына, шигъриятенә һәм драматургиясенә күзәтү ясарга әзерләнә.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында шигърият буенча филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, проза буенча — филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, драматургия буенча филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов хисап тотачак. 2017 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү белән педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллина чыгыш ясар дип көтелә. Әдәби тәнкыйть буенча язучы һәм драматург, Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов доклад әзерли. 2017 елгы балалар әдәбияты турында язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева сөйләргә җыена.

Әдәби ел йомгакларының көн тәртибендә  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгышы, Чаллы һәм Әлмәт Язучылар оешмалары җитәкчеләренең еллык хисабы да каралган. Программада ел дәвамында уңышлы эшләүчеләрне котлаулар, бүләкләүләр дә каралган. Шулай ук Язучылар берлегенең яңа әгъзаларга кенәгәләр тапшырылачак.

Әдәби елга нәтиҗәләр ясауга багышланган утырыш 16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк.

Бөтендөнья татар когрессы

Продолжить чтение

Назад: Казанда “Мирас” татарча аралашу клубы ачылды
Далее: Халыклар дуслыгы йорты һәйрия проектына кушылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57