Россиядә чит ил гражданнарын ил территориясеннән куып чыгару өчен тагын да күбрәк нигезләр барлыкка киләчәк. Мондый төр җәзаны күздә тоткан КоАП статьялары санын киңәйткән закон проекты Эчке эшләр министрлыгында инде әзерләнгән.
Моннан тыш, документ авторлары миграция өлкәсендәге җинаятьләр өчен штрафларны арттырырга тәкъдим итә.
«Хәзерге вакытта административ куып чыгару РФ Административ хокук бозулар кодексының 22 статьясында җаваплылык чарасы буларак каралган. Җәзаның бу төре чит ил гражданының Вөҗдан иреге турындагы законнарны бозуы, сәламәтлеккә һәм әхлакка, шул исәптән наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм традицион булмаган кыйммәтләрне пропагандалауга кагылышлы законсыз гамәлләр, дәүләт чикләрен саклау һәм миграция өлкәсендә аерым хокук бозулар, шулай ук кайбер башка гамәлләр өчен кулланыла», — дип аңлатылган идарә сайтында.
Закон проекты белән җәмәгать тәртибе һәм җәмәгать иминлеге өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен саклауга, шул исәптән экстремизмга каршы торуга юнәлдерелгән куып чыгару буенча тагын 20 статья кертергә тәкъдим ителә.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге,
«Милли акцент» материаллары буенча