Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Энҗеләр» күпмилләтле ансамбленең отчёт концерты узды. Нәни артистлар кунаклар һәм әти-әниләре өчен иҗади чыгышларын күрсәтте. (ФОТО)
Балалар башкаруында җырлар яңгырады, шулай ук хореографик композицияләр дә күрсәтелде. Программа барышында россиякүләм һәм республикакүләм масштабтагы конкурсларда актив катнашкан һәм билгеле уңышларга ирешкән ансамбль вокалистларын билгеләп үттеләр.
Быел «Энҗеләр» ансамбле үзенең 11 еллыгын билгеләп үтте. Кичә ахырында балаларның әти-әниләре чыгыш ясады. Алар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагогы һәм ансамбль җитәкчесе Фәнилә Хәбировага рәхмәтләрен җиткерде, аның укучыларына карата булган мәхәббәтен һәм аларга сарыф иткән көчен, тырышлыгын билгеләп үтте, ансамбльгә уңышлар теләбе.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге