«Этномәдәни Казан» — Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыручы, аларга карата хөрмәт формалаштыручы туристик маршрут.
«Этномәдәни Казан» тристик маршруты кысаларында туристлар түбәндәге урыннарда булачак:
— А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк. Бина буенча экскурсия барышында туристлар күргәзмәләр залы, концертлар залы һәм камералар залын күрәчәк. Экскурсовод үзәк эшчәнлеге, рус халкы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк, ә иҗат коллективлары үз репертуарларыннан иң әйбәт әсәрләрне башкарачак.
— Татарстан Республикасының Немец йорты. Биредә кунаклар «Нәрсә ул Немец йорты?» дигән сорауга җавап таба алачак, әлеге оешманың этномәдәни эшчәнлеге белән танышачак, төрле гасырларның орган музыкасын ишетәчәк. Лютеран кирхасы — Казанда гамәлдәге чиркәү атмосферасы һәм Walcker фирмасының чын тынлы механик органы яңгырашы кушылган урын.
— «ХЭСЭД МОШЕ» яһүд үзәге. Туристлар хәзерге Казан яһүд җәмгыяте һәм синагогасы белән танышачак;
— Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк. Әлеге үзәктә кунаклар керәшен җырларын ишетәчәк һәм керәшеннәрнең этник музыка уен кораллары белән танышачак. Үзәк белгечләре керәшен кәләшенең баш киеме комплексын бәйләү буенча туй йоласын һәм кунакларны җыр һәм бию белән озату йоласын күрсәтәчәк;
— Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты. Биредә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, милли киемнәре, декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре белән танышырга мөмкин.
Экскурсия программасы графигы:
Сишәмбе, чәршәмбе – 14:00-18:00
Җомга – 10:00-14:00
Дәвамлылыгы: 4 сәгать
Контактлар:
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты
Тел./факс: (843) 237-97-90 (Дуслык йорты директорының кабул итү бүлмәсе)
E-mail: mk.ddn@tatar.ru
Веб-сайт: https://addnt.ru/