4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә 13:00 сәгатьтә «Йортыбыз – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты була. Чара «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
Концерт программасында Татарстанның иң яхшы милли коллективлары катнашачак, алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар тәкъдим итәчәк.
2022 елда Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган җиде сайлап алу зона турларында 3 меңнән артык кеше катнашты, алар Татарстанда яшәүче дистәләгән милләтнең җыр, хореографик һәм инструменталь традицияләрен тәкъдим итүче 420 номер күрсәттеләр. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча фестивальнең гала-концертына 70тән артык милли коллектив (900дән артык катнашучы) узды.
Бәйрәм кунаклары өчен 10:00 сәгатьтә «Этномәдәни Татарстан» фотокүргәзмәсе эшли башлаячак. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясенең 30 еллык тарихы, шулай ук Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе эшендәге төрле этаплар белән таныштырачак.
Шулай ук «Казан Экспо»да бәйрәм тамашачылары һәм кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән бергә «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаша алачак.
Моннан тыш, 1 каттагыгы махсус әзерләнгән урында 12:00 сәгатьтә «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатларын һәм «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан оештырылган «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы оештырылачак.
Концерт программасы 13:00 сәгатьтә башлана.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге