«Йортыбыз Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең жюри әгъзалары сайлап алу турларын узган лауреатлар исемлеген төзеде. Барлык лауреатлар 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк Гала-концертта чыгыш ясаячак.
Гала-концертта барлыгы 900 кеше катнашачак. Лауреатлар исемлеген сылтама аша үтеп карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстанның җиде районы һәм шәһәрендә узган сайлап алу турларында 3 меңнән артык кеше катнашты. Алар республикабызда яшәүче дистәләгән милләтнең мәдәниятен чагылдырган 420 номер күрсәттеләр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге