Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу туры Норлатта узды

«Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу туры Норлатта узды

admin 06.10.2022

«Йортыбыз — Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең өченче зона туры Норлатта узды. Өч сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар саны 1200дән артып китте. (ФОТО)

Чара Норлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты базасында узды. Бирегә республиканың җиде районыннан коллективлар һәм аерым башкаручылар җыелды: Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Норлат, Спас һәм Чистай районнары. Тулаем алганда, татар, рус, керәшен, кырым татарлары, чуваш һәм үзбәк мәдәниятен чагылдырган 40ка якын чыгыш күрсәтелде.

Барлык коллективлар һәм аерым башкаручылар фестивальдә катнашучы дипломнары белән бүләкләнде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча зона турларында чыгыш ясаган иң әйбәт коллективлар 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә фестивальнең Казанда узачак Гала-концертына чакырылачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57