Лениногорскта «Йортыбыз – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең соңгы сайлап алу туры узды. Җиде зона сайлап алу турлары нәтиҗәсе буенча, фестивальдә 3000нән артык кеше катнашты.
Лениногорсктан тыш зона этаплары Буа, Арча, Норлат, Казан, Менделеевск һәм Мөслимдә үтте. Тулаем алганда жюри әгъзалары 420 чыгыш карады. Барлык коллективлар һәм аерым башкаручылар фестивальдә катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.
Сайлар алу нәтиҗәләре буенча иң әйбәт коллективлар фестивальнең 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концертында чыгыш ясаячак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге