Татарстанда «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башлана. Фестивальнең Гала-концерты 3 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узачак.
Фестиваль өч номинация буенча үтә:
— Вокал (халык, эстрада);
— Хореография (халык биюе, эстрада биюе);
— Инструменталь музыка.
Зона сайлап алу турлары 2 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Татарстанның 7 шәһәрендә узачак:
- 2 октябрь — Норлат
- 4 октябрь — Арча
- 6 октябрь — Мөслим
- 9 октябрь — Казан
- 10 октябрь — Менделеевск
- 12 октябрь — Буа
- 14 октябрь — Лениногорск
Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге