«Йортыбыз – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары тәмамланды. Аларда барлыгы 2,5 меңнән артык кеше катнашты.
Норлат, Арча, Мөслим, Менделеевск, Буа, Лениногорск һәм Казанда узган турларда республикабызның барлык районнары вәкилләре чыгыш ясады. Иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар Татарстанда гомер итүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятен күрсәтте.
Жюри әгъзалары сайлап алган иң яхшы чыгыш ясаучылар «Йортыбыз – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашачак. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узачак тантаналы чара 3 ноябрьдә «Казан Экспо» ХКҮдә үтәчәк.
Ддт мәгълүмат үзәге