(16 июль 2021) Татарстанның Югары Ослан районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча күчмә киңәшмә узды.
Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм аның урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә, районның берничә мәгариф һәм мәдәният объектында булдылар.
Соңрак «түгәрәк өстәл» утырышында Югары Ослан, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары вәкилләренең чыгышлары тыңланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге