Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Югары Ослан районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге ачылды

Югары Ослан районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге ачылды

admin 19.02.2021

(19 февраль 2021) Район мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген ачу тантанасы узды. (ФОТО)

Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская, ТР әзербайҗаннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Бәһрам Мостафаев, ТР әрмән милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурян катнашты.

print_7108879_5011273

Кунакларны рус, татар, чуаш, әрмән һәм әзербайҗан милли киемнәрендәге кызлар каршы алды. Югары Ослан районындагы вәкиллек җитәкчесе Анна Елисейчева кунакларны район территорисендә эшләүче биш милли-мәдәни оешма җитәкчеләре белән таныштырды.

Чара кысаларында кыскача экскурсия һәм курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

print_7108879_5011238

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда районның иҗат коллективлары чыгыш ясады, шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Kavkaz Style» ансамбле артистлары һәм Әзербайҗан автономиясе вәкиле Камилә Алескерова катнашты.

print_7108879_5011449

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57