Югары Ослан районында Татарстан халыклары Ассамблеясының быел беренче күчмә утырышы узды. Чараның рәсми өлеше район мәдәният йортында үтте.
Башта Президиум әгъзалары балалар сәнгать мәктәбендә һәм «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар. Кунаклар алдында беренче булып «Конфетти» хореография коллективы, «Мирас» һәм «Хромка» гармунчылар ансамбльләре чыгыш ясады. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар татар телен белүләрен күрсәттеләр.
Мәдәният йортына кунакларны ипи һәм тоз белән генә түгел, ә Ассамблеянең райондагы вәкиллеге составына кергән татар, чуаш, әрмән һәм азәрбайҗан халыкларының милли ризыклары, мәдәнияте белән дә каршы алдылар.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, Совет Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев сәламләде. Ул мәртәбәле кунакларны — Дәүләт Думасы депутаты, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Илдар Гыйльметдиновны, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимовны тәкъдим итте.
Константин Геннадиевич үзенең кереш сүзендә, Ассамблея эшенең төп миссиясе — җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклап калу, дип билгеләп үтте.
Районда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү эшчәнлеге турында район башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады. Аның докладын Ассамблеянең җирле вәкиллеге җитәкчесе Анна Елисеева тулыландырды. Ул муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә — Иннополис университетының чит ил студентлары өчен социомәдәни программага юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру — буенча университетны үстерү һәм студентларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Дарья Костюнина сөйләде. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов милли сәясәт комитетының эше, чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү буенча дәүләт программалары турында сөйләде, шулай ук җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклау мөһимлегенә басым ясады.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов район коллективларын «Йортыбыз — Татарстан» фестивалендә чыгыш ясарга һәм рус халкының мәдәниятен күрсәтергә чакырды. Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская районда борынгы Троица бәйрәмен бәйрәм итү яңадан торгызылуын билгеләп үтте. Югары Осланлылар горурлана ала торган тагын бер үзенчәлек турында белорусларның Казандагы җәмгыяте җитәкчесе Сергей Маруденко әйтеп узды. Бу — белорус шагыйре Янка Купаланың Россиядәге бердәнбер музее.
Эш нәтиҗәләре буенча Президиум әгъзалары беркетмәгә кертелгән карарлар кабул иттеләр һәм Югары Ослан халкына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара бүләкләү белән тәмамланды. Константин Яковлев Анна Елисеевага, Гөлгенә Дәүләтшинага, Софья Абгарянга Рәхмәт хатлары тапшырды.