Күпмилләтле ZAKARIA фолк-төркеме Казанда үзенең беренче соло концертын тәкъдим итәчәк. Төркем составында төрле милләттәге 4 кыз : татар, башкорт, керәшен, мордва.
«Әлеге уникаль концертны карагач, сез 7 телдә заманчалаштырылган халык җырларын ишетәчәксез. Төркем репертуарында татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, мордва, рус халык җырлары», — дип уртаклашты төркем әгъзалары.
Концерт программасында ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Shoner Paul авторы-башкаручы, Илгиз Шәйхрәзиев, Malsi music, Алмаз Ахунов һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең фольклор ансамблем чыгыш ясаячак.
Концерт 28 ноябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак. Башлана 18: 00 сәгатьтә. Билетларны кассир.ру һәм Пушкин картасы буенча билетон.ру аша алырга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге