25 апрельдә 19.00 сәгатьтә MOÑ театраль мәйданында «Зәкәрия» төркеменең «ДусТуган» дип исемләнгән өр-яңа татар музыкаль җыентыгының тәкъдим итү чарасы узачак.
Альбом чын мәгънәсендә уникаль, андый музыкаль җыентыклар Татарстанда да, Рәссәйдә дә юк. Бу җыентыкка татарларның төрле этник төркемнәренең заманча яңгыраштагы 8 җыры тупланды (пермь, татар-мишәрләрләре, себер, ырымбур, нугай-карагашлар, керәшеннәр).
Җыентыккка «Зәкәрия» төркеменең фольклор-этнографик экспедицияләрдә яздырылган шәхси экспедицион язмалары керде, шулай ук Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе фондларыннан да бик сирәк җырлар кулланылды.
Альбомның өченче һәм алтынчы җырлары өчен аранжировканы музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев (Malsi Music) язды. Альбомның калган аранжировкаларын, музыкаль эшкәртү эшләрен музыкант, аранжировщик Герман Винокуров эшләде.
«Зәкәрия» төркеме 2023 елның июлендә Казан Мэриясе оештырган татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады, һәм шуның нәтиҗәсе буларак 2024 елның 19 февралендә «ДусТуган» җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була. «ДусТуган» җыентыгының эчтәлеге:
1. Нижгар такмаклары (сергач татар-мишәрләре)
2. Иләшә буйлары (нагайбәкләр)
3. Айнюк бәете (лямбрә татар-мишәрләре)
4. Ак куяннар (себер татарлары)
5. Яр-яр (нугайлар-карагашлар)
6. Каргалы авылы (ырынбур татарлары)
7. Бию такмаклары (пермь татарлары)
8. Җырлыйм әле (крәшеннәр)
«Зәкәрия» – Татарстанда бердәнбер күпмилләтле яшьләр коллективы. Төркем 2017 елда оеша. Коллективның җитәкчесе – сәнгать фәннәре кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Лилия Җиһаншина.
Коллективның төп максаты – Идел буе халыкларының җыр фольклорын һәм туган телләрен саклау һәм популярлаштыру.