Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” конференциясе була

«Заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” конференциясе була

admin 27.02.2015

(27 февраль 2015)  Россия ислам институтында студентларның “Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

 Ул 14 майда үткәреләчәк. 20 апрельгә кадәр чыгыш темалары һәм 12 майга кадәр чыгышлар электрон вариантта кабул ителә.

Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты үткәрә.

Сөйләшүне түбәндәге юнәлешләрдә алып бару көтелә: 1) Россиядә радикальләшүгә каршы ысул буларак сыйфатлы теологик белем бирү.
2) мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел; 3) совет чорыннан соң дин үсеше; 4) дингә таянган икътисад һәм бизнес.

Шуның буенча 20 апрельгә кадәр чыгышлар темасы һәм 12 майга кадәр чыгышлар электрон вариантта кабул ителә (язмалар күләме 12 биткә кадәр), 14 майда – конференция.

Конференцияне оештыручылардан алынган белешмә буенча, фәнни чарадан соң чыгышлар җыентыгын бастыру күздә тотыла. Докладлар темасын һәм электрон нөсхәдәге текстларны zakrafis@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк була.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57