Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Зәй коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә чыгыш ясады

Зәй коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә чыгыш ясады

admin 17.09.2025

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараеның легендар коллективлары – «Магия» хореография коллективы, «Злато» вокаль ансамбле, «Заиночки» хезмәт ветераннары ансамбле Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Бу зур вакыйга Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллективны берләштерде, ике ил арасында чын дуслык һәм мәдәният алмашу күпере булды. Фестивальнең максаты – халык традицияләрен аларның аутентик яңгырашында һәм хәрәкәтендә саклау һәм тәкъдим итү. Безнең артистлар татар һәм рус мәдәниятенең уникаль байлыгын күрсәтте.

Фестивальдә зәйлеләр яулаган җиңүләр:

Татьяна Давыдова – «Халык стилендәге җыр» номинациясендә III дәрәҗә лауреат.

Илфир Габидуллин – «Этник эстрада» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

«Энергетик» Мәдәният сарае квартеты – «Автор эшкәртүендә халык җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат.

«Злато» вокаль ансамбле — «Халык җыры» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

«Магия» хореография төркеме —»Халык-сәхнә биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат һәм «Халык биюе. Кече форма»да I дәрәҗә лауреат.

Эрик Горин – «Халык-сәхнә биюе. Соло» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне һәм мәдәниятләр арасындагы мөнәсәбәтләрне саклау өчен шартлар тудырылган»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57