Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Президиумының күчмә утырышы узды

Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Президиумының күчмә утырышы узды

admin 20.05.2021

(20 май 2021) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумының өченче күчмә утырышын үткәрде. (ФОТО)

print_614_11853

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, Президиумның күчмә утырышлары урыннарда республиканың дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру белән танышырга, уңай тәҗрибәләр белән уртаклашырга, бу өлкәдә барлыкка килә торган проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә дип билгеләп үтте.

print_614_11848

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Зәй районында туган телләрне өйрәнүгә һәм саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара һәм динара татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә.

print_614_11858

«Зәй үзенең милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлеге белән аерылып тора, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, — бүген без моңа тагын бер кат инандык. Рус, чуаш, керәшен һәм башка милли-мәдәни җәмгыятләр үз телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау эшенә җитди рәвештә җәлеп ителгән. Болар – без сакларга һәм үстерергә тиешле төп кыйммәтләр».

print_614_11868

Татарстанда күп кенә максатчан программалар гамәлгә ашырыла, республика шәһәрләрендә һәм районнарында Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре ачыла, даими рәвештә милли бәйрәмнәр, фольклор фестивальләре, һөнәрчелек ярминкәләре уздырыла, рус, татар, чуаш, мари, удмурт телләре булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли.

Парламент җитәкчесе искә төшергәнчә, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу нисбәттән уздырылачак  чаралар планы кабул ителде, аны гамәлгә ашыруда Ассамблея һәм республика халыклары Дуслыгы йорты зур роль уйный.

print_614_11873

Татарстан халыклары ассамблеясе бүгенге көндә 249 милли-мәдәни автономияне берләштерә. Ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә торып милли-мәдәни үсеш өлкәсендә күпкырлы эшчәнлекне координацияли.

print_614_11870

Муниципаль берәмлек башлыгы Рәзиф Кәримов Зәй районында туган телләрне саклау һәм үстерү буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Республиканың рус һәм чуаш милли-мәдәни берләшмәләренең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре Лидия Нестягина һәм Светлана Инькова районда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның эше ничек алып барылуы хакында бәян иттеләр.

print_614_11875

ТР халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Зәй районында милли мәктәпкәчә белем бирү системасы югары дәрәҗәдә төзелгән, дип басым ясады. Ул утырышта катнашкан шәһәр һәм районнар вәкилләренә муниципалитетның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үсеп килүче буын белән эшләү буенча уңай тәҗрибәсен кулланырга  тәкъдим итте.

print_614_11869

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, теге яки бу милләтләрнең компактлы яшәү урыннарында кечкенәдән үк туган телләрен өйрәнү һәм сөйләшү мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук яшьләрне тискәре  йогынтылардан саклап калу өчен төрле чараларга җәлеп итүнең мөһимлеге турында әйтте.

print_614_11864

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин утырышта кабул ителгән карарлар Ассамблеянең һәм барлык җәмгыятьләрнең нәтиҗәле эшләвенә, республикада халыкларның үзара аңлашуын һәм дуслыгын ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

print_614_11867

Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары директорлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, җирле милли җәмгыятьләр җитәкчеләре, яшь лидерлар катнашты.

ТР Дәүләт Советы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57