Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Зәнзилә Җәүһәрова: «Бурычыбыз – материаль булмаган мәдәни мирасны саклау»

Зәнзилә Җәүһәрова: «Бурычыбыз – материаль булмаган мәдәни мирасны саклау»

admin 25.10.2018

(25 октябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан Республикасы халыкларының милли бәйрәмнәре: нәтиҗәләр һәм перспективалар» темасы астында түгәрәк өстәл узды.

IMG_7259

Киңәшмә президиумын Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм ТР Мәдәният министрлыгының төбәкара, милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Лилия Зәйнуллина җитәкләде. Чарада муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм Халыклар дуслыгы йортлары директорлары катнашты.

Киңәшмәне Николай Владимиров ачты һәм барлык катнашучыларны сәламләде. Ул Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортының миграция сәясәте өлкәсендә башкарган уңышлы эшчәнлеге, милли-мәдәни автономияләр белән эшләү, шулай ук Татарстан халыкларының республикакүләм бәйрәмнәрен уздыруда системалы булышлык күрсәтү турында кыскача сөйләп үтте.

IMG_7252

Ул ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР муниципаль беләмлекләре башкарма комитетлары һәм мәдәният идарәләре, Халыклар дуслыгы йортларының республикада яшәүче төп халыкларның традицион мәдәниятен саклауда сыйфатлы эш алып баруын әйтеп үтте.

«Урак эш башкару нәтиҗәсендә без Татарстан Республикасында милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауга һәм ныгытуга билгеле бер өлешебезне кертәбез», — дип сөйләде Николай Владимиров.

Киңәшмә Фәнзилә Җәүһәрова чыгышы белән дәвам иттерелде. Ул нәтиҗәләр ясады һәм Татарстанның төп халыклар милли бәйрәмнәре үсеше перспективаларын билгеләп үтте. Республикабыз территориясендә узучы һәр бәйрәмнең уңай ягын аңлатудан тыш, аларга әзерләнү барышында туучы уңайсызлыкларны да әйтеп үтте.

IMG_7274

 

Соңыннан очрашу темасы кысаларында катнашучылар яңа максат һәм бурычларны билгеләделәр.

Информационный центр ДДнТ

Продолжить чтение

Назад: “Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле
Далее: Казан “Тоталь диктант-2019” башкаласы исеме өчен көрәшә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57