(5 апрель, 2017 ел) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты каршындагы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбле казанлыларга юбилей концертын тәкъдим итте. (ФОТО)
Концертка әзерлек берничә ай элек башланган иде. Бүгенге көндә коллектив составында өч группа бар — өлкән, урта һәм кечкенәләр группасы. Концертта яшь артистлар Идел буе халыкларының алыштыргысыз мәдәниятын күрсәттеләр.
Беренче булып коллективны биш еллыгы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров котлады:
«Төрле халыкларны берләштерүдә бу кызлар бик зур хезмәт башкаралар. Татарстанда 173 төрле милләт вәкиле яши, ә Ассамблеядә 36сының милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлеген алып бара. «Жемчужинки» — безнең йөрәгебез. Дус һәм тату яшәргә кирәк. Рәхмәт сезгә»
Котлау сүзләрен Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майа Хухунашвили да җиткерде:
«Жемчужинки»дагы кызларыбыз мәктәп кысаларында гына түгел, ә тормышта да бик дуслар. Аларга уңышлар телисем килә, чөнки барысының да алда экзмаеннар тапшырасылар бар. Ә безнең мәктәбебез акыл белән генә түгел, ә йөрәк кушу белән дә яши».
«Жемчужинки» ансамбле 2012 елның сентяберендә Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада һәм фольклор жанрында җырлаучы вокалистлар төбәкара һәм халыкара конкурслары лауреаты Фәнилә Хәбирова тарафыннан оештырылды. Әлеге уникаль проект үз эшчәнлегенең беренче аеннан ук Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йортының визит карточкасына әйләнде.
Юбилей концерты барышында вокаль ансамбль дуслык, Казан турында җырлар башкарды. Әлеге җырларга көйне Фәнилә Хәбирова иҗат иткән. Бүгенге көндә балалар вокаль коллективлары өчен репертуар проблемасы бар, әмма ул «Жемчужинки» ансамбленә кагылмый, диде ул.
«Жемчужинки» тамашачыларны профессиональлекләре белән шаккатырды. Һәр кыз җырларны үз туган телендә ярату хисе һәм зур осталык белән башкарды.
Ансамбльнең үзенчәлеге шунда, аның составында — музыкаль яктан сәләтле һәм сәхнәдә үз-үзен чын артистларча тота белүче кыз балалар. Һәрберсе үз халкының асыл ташы кебек: татар, әрмән, грузин, әзербайҗан, башкорт һәм төрекмән асылташы. Алар ике дәүләт телендә дә җырлыйлар — русча һәм татарча, өстәвенә һәрберсе үз туган телендә соло башкара.
Әлеге коллектив —Татарстандагы «Нәүрүз», «Май чабу», Сабантуй кебек бәйрәмнәр, Халыклар бердәмлеге көне, «Радуга Салават күпере» һәм «Татарстан — туган йортыбыз» фестивальләренең актив катнашучысы.
Татарстан халыклары дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге