Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Зөләйха күзләрен ача” романы укучылар тавыш бирүе буенча җиңү яулаган

“Зөләйха күзләрен ача” романы укучылар тавыш бирүе буенча җиңү яулаган

admin 09.12.2015

(9 декабрь, 2015 ел) Гүзәл Яхинаның Сталин заманындагы репрессия турындагы беренче “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы укучыларның фавориты булып билгеләнгән.

“Большая книга” премиясенең интернет-тавыш бирү конкурсы буенча әлеге роман иң күп тавышны җыйган. Бу хакта ТАССка конкурсның матбугат үзәге хәбәр иткән.

Интернет-тавыш бирү кич белән туктатылган. Нәтиҗәдә, Яхинаның романы 484 тавыш җыйган. Икенче урында Анна Матвееваның “Девять девяностых” әсәрләре җыентыгы – 343 тавыш, өченче урында Валерий Залотуханың “Свечка” романы – 328 тавыш.

“Зулейха открывает глаза” – Казанда туып үскән татар язучысы Гүзәл Яхинаның беренче романы. Китап Яхинаның гаилә тарихына нигезләнеп язылган, ә төп героиняның прототипы – Гүзәлнең әбисе. Гади авылдан булган татар крестьян кызы Зөләйханы башка күчеп килүчеләр белән Себергә җибәрәләр. Тайгада, Ангараның ярларында йөзләгән күченеп килүчеләр – крестьяннар, зыялылар, җинаятьчеләр, төрле милләт һәм дин вәкилләре – авыр шартларда барысы бергә көн саен яшәү өчен көрәшәләр.

Мәгълүмат ТАСС сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57