Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Золото тюрков» форумына гаризалар кабул ителә

«Золото тюрков» форумына гаризалар кабул ителә

admin 09.08.2018

(9 август 2018) «Золото тюрков» III Россиякүләм яшьләр форумының гаризалар кабул итү компаниясе үз эшен башлады. Форум 11-15 сентябрьдә Калуга өлкәсенең «Этномир» этнографик паркы территориясендә узачак.

Форумда 18дән 30 яшькәчә булган егетләр-кызлар катнаша ала. Гаризалар 16 августка кадәр кабул ителә.

Татарстан командасы составында чарада катнашу өчен гаризаны bogatstvotatarstana@gmail.com. (Гариза формасы) почтасына җибәрергә кирәк.

«Золото тюрков» форумы «Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» Дәүләт программасына кертелгән. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү максатында оештырыла.

Форум программасына белгечләр берләшмәсе, хакимият, мәдәният һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, тренинглар һәм катнашучыларның проект сессияләре кертелгән.

Исегезгә төшеләбез, 2017 елда әлеге форум Татарстанда узды. Анда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе актив катнашкан иде.

Форумның оештыручысы – милләтләр эшләре буенча Федераль агетлык.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда татарча сөйли торган курчаклар ясарга ниятлиләр
Далее: Татарстанда «Дөнья ачкычы» проекты старт алды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57