Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Зур этнографик диктант-2021» акциясе 3-7 ноябрьдә узачак

«Зур этнографик диктант-2021» акциясе 3-7 ноябрьдә узачак

admin 23.09.2021

(23 сентябрь 2021) Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү белән генә чикләнмичә, киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Диктантның эш телләре – рус, инглиз, испан теле. Биремнәр 2021 елның 3 ноябрендә 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru басылачак.

Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм үз эченә түбәндәгеләрне ала:

– 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
– 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль;
– 30 мәсьәлә – сорауларның чит ил өлеше, Россия Федерациясеннән читтәге барлык катнашучылар өчен бердәм.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 100. Диктант узу вакыты – 45 минут.

Диктант узганнан соң катнашучы җавапларны анализлап шәхси нәтиҗә ала. Катнашучы сертификаты, җыелган балларны күрсәтеп, диктант узуга ук, аны электрон почтага җибәрү мөмкинлеге белән формалаштырыла.

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Россиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә 2020 елда ук акциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылды. Татарстан халкы ел саен иң югары урта балл белән топка кереп, этнографик грамоталылыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57