Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Зур этнографик диктант-2021»: илебез халыклары турында ни беләбез

«Зур этнографик диктант-2021»: илебез халыклары турында ни беләбез

admin 28.10.2021

(28 октябрь 2021) Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтәчәк.

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

Диктантның эш телләре – рус, инглиз, испан теле.

Биремнәр 2021 елның 3 ноябрендә 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru басылачак.

Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм анда:
– 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
– 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль;
– 30 мәсьәлә – Россия Федерациясеннән читтә торып катнашучылар өчен бердәм булган сораулар.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 100. Диктант узу вакыты – 45 минут.

Диктант узганнан соң катнашучы җаваплары анализланган шәхси нәтиҗәсен ала. Катнашучының җыелган баллары күрсәтелгән сертификаты, диктант узуга ук, аны электрон почтага җибәрү мөмкинлеге белән формалаштырыла.

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Россиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә 2020 елда акциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылды. Татарстан халкы ел саен иң югары урта балл белән топка кереп, этнографик грамоталылыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57