Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Зур этнографик диктант 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак

Зур этнографик диктант 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак

admin 11.09.2023

«Халыклар күп – илебез бер!» – шундый лозунг астында VIII «Зур этнографик диктант -2023» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Биремнәр 3 ноябрьдә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында бастырылачак (miretno.ru). Алар тест рәвешендә ясалачак һәм үз эченә түбәндәгеләрне алачак:

  • 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм;
  • 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен аерым.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен бирелә торган максималь баллар суммасы – 100, ә диктантны узу вакыты – 45 минут. Катнашучының нәтиҗәләре күрсәтелгән сертификаты диктантны электрон рәвештә узганнан соң ук формалаша.

Катнашучыларның дөрес җавапны шунда ук белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге быел да саклана.

Казанда диктант үткәрү мәйданчыкларының берсе булып традицион рәвештә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тора. Диктантның 2022 елда ничек узганлыгы турында сылтама аша үтеп укып була.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57