(19 гыйнвар, 2016 ел) «Звучат татарские гусли» дип исемләнгән дисклар җыелмасының икенче чыгарылышы әзерләнде: Арча гөсләләре буенча дисклар дөнья күрде. Беренче тапкыр Арча гөсләләре хакында CD һәм DVD форматта танышырга мөмкин.
Исегезгә төшереп узабыз, беренче чыгарылыш Балтач районы гөсләләренә багышланган иде. Әлеге мультимедиа басмага музыка белгече-фольклорчы Эльмира Ринат кызы Каюмова тарафыннан 2014 елда республикабызның Арча районында язып алынган үрнәкләр тупланган. CD һәм DVD эчтәлеген аутентик гөслә көйләре, гөсләгә кушылып башкарыла торган җырлар, халык музыкантлары белән әңгәмәләр, көйләү мисаллары тәшкил итә. 12 битле буклетта гөсләчеләр турында, аларның репертуары, уйнау манерасы һәм башка төрле мәгълүмат бирелә. Җыентык фотоларга да бай.
Гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә бүгенге көндә дә яшәп килә. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны елдан-ел кимеп бара, ди белгечләребез. Бу үзенчәлекле традицияне саклау һәм яңарту максатыннан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге аудиовизуаль җыентыкларны бастыра башлады. Проектның җитәкчесе – Фәнзилә Җәүһәрова. Бу юнәлештә эш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2012 ел коллегиясе карары нигезендә алып барылды.
Тәкъдим ителә торган материаллар беренче тапкыр басылып, зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия, дип саный белгечләребез. Аларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин. Башкаручылар өчен исә алар кирәкле методик кулланма булып торачак. Җыентык шулай ук композиторлар һәм барлык фольклор сөючәләре өчен кызыклы һәм файдалы булыр, ди проект авторлары.