Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды

«Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды

admin 28.03.2025

26 мартта, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә III «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс- фестиваленең гала-концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс-фестиваль күренекле керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 176 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Гала-концертны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артём Пискунов алып барды. Ул бу конкурсның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, ике турда үткәрелүе хакында искәртте.

Бәйгегә 79 гариза килгән, шуларның 76 сы конкурс шартларына туры килә, дип табылган. Бәйгедә катнашучылар «Автор-башкаручы. Шигырь», «Автор-башкаручы. Җыр», «Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинацияләрендә көч сынашты.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57