Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Җиңү көненә багышланган чаралар циклы узачак

Җиңү көненә багышланган чаралар циклы узачак

admin 02.05.2024

Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы Татарстан халыклары Ассамблеясы белән берлектә Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән май башында Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан патриотик характердагы чаралар циклын үткәрә. Мәсәлән, 7 майда Горький исемендәге паркта Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, яшьләрнең Россия халыклары телләрендә шигырьләр уку һәм Иске Татар бистәсе территориясендә «Татарстанның мәдәни мозаикасы» күпмилләтле концерт оештыру кебек чаралар.

Циклда милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр хәрәкәтләре лидерлары, республиканың күпмилләтле яшьләре һәм совет солдатларының фашизмны җиңүгә керткән өлешенә битараф булмаган һәм ата-бабаларның батырлыгын хөрмәт иткән барлык кешеләр катнашачак. Хөрмәтле кунаклар арасында — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм министрлыклар  әгъзалары.

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм студентлар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57