Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Үз илемдә – үз көем» бәйгесе гаризалар кабул итә

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесе гаризалар кабул итә

admin 08.10.2022

Ике ел уздырылучы бәйгенең максаты – халкыбызның онытыла барган җырларын җыю һәм Татарстан Республикасы һәм республикадан читтә яшәүче үзешчән башкаручыларны барлау.

Бәйгедә катнашу өчен бер гаилә әгъзалары яисә туганнар башкаруында радио, телевидениедән, сәхнәдән сирәк яңгырый торган, яки бер дә яңгырамаган татар җырын видеога төшереп җибәрергә кирәк. Гаризаларны 2022 елның 16 октябренә кадәр бирергә мөмкин.

Бәйге «Тәртип» радиосы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә үткәрелә.

Нәтиҗәләр 2022 елның 17 октябреннән 23 октябренә кадәр http://tartip.tatar/ сайтында урнаштырылачак. Җиңүче гаиләләр 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләк тапшырыла. Өченче урын – 10 000 сум, икенче урын – 15 000 сум, беренче урын – 25 000 сум. Гран-при ияләренә – 50 000 сум.

«Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесенең нигезләмәсе

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57