Эш визиты кысаларында Үзбәкстан Республикасы делегациясе Казанга килде. (ФОТО)
Директор вазыйфаларын башкаручы Наталья Мясникова үткәргән Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты буенча экскурсиядән соң кунакларның Үзбәкстаннан килгән Казан студентлары, Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, шулай ук хезмәт мигрантлары белән очрашу булып узды.
Очрашуда Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Хәкиме Ботир Зарипов, Бохара шәһәре Хәкиме Корбон Турсунов, Каракуль районы Хәкиме Хөршид Тоһиров, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Камол Давронов, Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманноб Абдусаттаров, Үзбәкстанның төрле районнары вәкилләре, видеоконференция форматында кушылучылар, шулай ук Россиядә яшәүче Үзбәкстан гражданнары катнашты.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге