Skip to content
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Primary Menu
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 15 башкаручы «Амадина тавышы» конкурсы финалында чыгыш ясаячак

15 башкаручы «Амадина тавышы» конкурсы финалында чыгыш ясаячак

admin 15.12.2021
18 декабрьдә Казанда «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Амадина тавышы» туган телдә җыр Төбәкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы.

«Амадина тавышы» фестивале туган телләрдә җыр эстрадасын тәкъдим итү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, этник музыка һәм аны башкаручыларны алга этәрү буенча бөтенроссия яшьләр фестиваль мәйданчыгын булдыруны максат итеп куя.

Фестиваль өч этапта узды. 26 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр гаризалар кабул ителде. Конкурста катнашу өчен үз музыкаль номерыңның видео-гаризасын җибәрергә кирәк иде. РФ территориясендә яшәүче 30дан артык милләт вәкиленнән барлыгы 50дән артык гариза алынган. 9 декабрьдә Фестивальнең Гала-концертына читтән торып сайлап алу үткәрелде, концерт 18 декабрьдә узачак. Махсус кунак – Дагстан Республикасының халык артисткасы, Чечен Республикасының халык артисткасы, «Кавказ тавышы» премиясе иясе Зәйнәб Махаева булачак.

Гала-концертка әзерлек кысаларында 15 финалист Казанга җыелачак. 16-18 декабрьдә аларны остазлар белән эшләү, концерт өчен номер әзерләү, вокал һәм актерлык осталыгы буенча, шулай ук пластика буенча мастер-класслар көтә.

Финалистларның барысы да дипломнар һәм музыкаль уен кораллары кибетенә 10 000 сумлык бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Дуслык йортында Туган телләр елын ябу тантанасы үтәчәк
Next: Дуслык йортында «Шигъриятнең сихри юллары» фестивале ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57