Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йорты сыйфат өчен бүләк иясе булды

Татарстан халыклары Дуслык Йорты сыйфат өчен бүләк иясе булды

admin 18.12.2015

(18 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йорты сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе конкусының дипломанты булды.

ТР Хөкүмәт Йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча XI республикакүләм ТР Хөкүмәте премиясе конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

“Конкурсның лауреатлары республикадагы барлык товар җитештерүчеләр өчен дөрестән дә үрнәк булып торалар”, — дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Татарстан – әлеге конкурсны еш үткәрүче аз санлы төбәкләрнең берсе”.

ТР Хөкүмәте премиясенә лаеклыларны барлау республика конкурсы ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2003 елның апрель аенда булдырылды.

ТР Хөкүмәте сыйфат өчен премиясен тапшыру Советы карары буенча “конкурс лауреаты” исеменә 7 оешма һәм 13 конкурс дипломанты билгеләнде. Шуларның берсе булып Татарстан халыклары Дуслык Йорты танылды. Бүләк оешманың директоры Ирек Шәриповка тапшырылды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Казан Кремле чәй табынына чакыра
Next: Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности