Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының Лаеш районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен, миграция ситуациясен һәм муниципалитетларда Мәдәният йортларының эше турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. (ВИДЕО)
Утырыш Ижау шәһәренең 88 нче номерлы мәктәбенә кораллы һөҗүм корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының республика шәһәрләрендә һәм районнарында күчмә утырышларын уздыру күркәм традициягә әйләнде. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, районнарның Дуслык йортлары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль хакимияте вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышалар, фикер алышалар.
«Милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып мәдәни багланышлар тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, – җирле милли-мәдәни берләшмәләрнең эшчәнлеге төрле милләт вәкилләренең мәдәни традицияләрен алмашу белән бәйле. Татарстанның төп халыкларының ел саен уздырыла торган фольклор һәм традицион мәдәниятләре бәйрәмнәре, нинди милләттән булуына карамастан, барлык татарстанлылар горурлана».
Парламент башлыгы әйтүенчә, бүген буыннар бәйләнешен тәэмин итү, яшьләргә халыкның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белем бирү аеруча мөһим.
«Без күп яклап төрле, әмма без бердәм. Бүгенге шартларда бу икеләтә актуаль», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчеләренә этномәдәни оешмалар эшчәнлеге өчен уңай шартлар булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аларның төп максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телләрен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, гражданнар тынычлыгын һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү.
«Урыннарда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшчәнлегендә нәкъ менә муниципаль берәмлекләр төп рольне башкара», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанның Дәүләт милли сәясәте концепциясе кысаларында республикада ведомство максатчан программалары гамәлгә ашырыла, Татарстан халыклары ассамблеясенең, Халыклар дуслыгы йортының һәм үзәгенең яңа вәкиллекләре ачыла. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында өстәмә милли белем бирүнең бербөтен системасын формалаштыру Ассамблея эшенең мөһим юнәлеше булып кала. Бүген туган телләр мәктәпнең 23 милли бүлегендә өйрәнелә.
«Тулаем алганда, Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни үсеш өлкәсендә күпкырлы эшчәнлекне координацияләүче нәтиҗәле инструментка әйләнде», — дип йомгаклады сүзен парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин Украинадагы махсус операция белән бәйле вәзгыятькә аерым тукталды.
«Махсус операция мәҗбүри чарага әйләнде, — дип басым ясады парламент башлыгы, – Украина белән түгел, ә коллектив Көнбатыш белән көрәшәбез. Россия көнбатыш дәүләтләр ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисади һәм санкцион басым белән бәрелеште».
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген аңлату эше белән шөгыльләнү, кабул ителгән карарларның дөреслегенә инандыру, ДХР һәм ЛХРда яшәүче кешеләргә ярдәм итү бик мөһим.
«Бик катлаулы вакытта яшибез, — дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, — яңа чакырулар шартларында без берләшергә тиеш. Без булмасак, Ватаныбызны кем яклар? Россияне һәм Татарстанны? Без ил Президентына һәм республикабыз лидерына ярдәм итәргә тиеш. Халыклар ассамблеясе фундаменталь кыйммәтләрне, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны яклый. Бүген милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, моңарчы булмаганча, кешеләр арасында, ватандашлары арасында булырга тиеш».
Бүгенге утырышның көн тәртибендә Лаеш районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру төп мәсьәлә буларак каралды. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, районда милләтара татулыкны үстерү буенча актив эш алып барыла, ул район территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен ирекле үстерүгә нигезләнә. Максатчан муниципаль программалар кабул ителә, Иҗтимагый совет эшли, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән.
«Халыкны милли мәдәният аша үз традицияләренә якынайту, этник, мәдәни-массакүләм чаралар уздыру юлы белән актив иҗади эшчәнлек алып бару – безнең эшнең төп юнәлешләреннән берсе», – дип ассызыклады район башлыгы.
Район брендларының берсе һәм аның визит карточкасы – «Каравон» рус халык бәйрәме, ул үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Татар мәдәнияте энҗесе – Сабан туе күптәннән инде төрле милләт вәкилләре тарафыннан билгеләп үтелә. Моннан тыш, районда «Троица» (Ташкирмән авылы), «Яшә, чишмә» (Урта Девятово авылы) бәйрәмнәре уздырыла, «Алма спасы» (Олы Кабан авылы), каен бәйрәме (Рождествено авылы) һ.б. уздырыла. Район һәм авыл мәдәният йортлары каршында рус, татар, чуваш халыкларының фольклор коллективлары төзелгән. Алар район, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге чараларда катнашалар, еш кына лауреатлар булалар.
Туган телне өйрәнүгә килгәндә, районда туган телдә белем һәм тәрбия бирүче 6 балалар бакчасы эшли, 13 балалар бакчасында татар төркемнәре оештырылган. Район буенча туган телдә укыту 31,16% тәшкил итә, татар телен 69,84% укучы өйрәнә. Бу уку елында татар телендә белем бирүче 4 нче сыйныф, туган телдә тәрбияләнүче 6 нчы сыйныф, бер билингваль һәм полилингваль сыйныф ачылган.
Районда Лаешта яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча эшнең алып барылышы белән утырышта катнашучылар бүген Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм “Рябинушка” балалар бакчасы мисалында таныша алды. Бу мәгариф учреждениеләрендә кунаклар утырыш алдыннан булдылар.
Мәктәптә укыту рус телендә алып барыла, тәрбия чаралары рус телендә дә, татар телендә дә уза. Туган татар телен 87% бала өйрәнә, 13% бала рус телен өйрәнә. “Рябинушка” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар төрле милләттән. Ике ел элек балалар бакчасы татар телендә белем һәм тәрбия бирү буенча база мәйданчыгына әйләнгән.
Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре бүген шулай ук Г.Р. Державин исемендәге Лаеш крае музеенда булдылар. Музейда Лаеш районында яшәүче халыкларның көнкүреше темасына аерым игътибар бирелгән. Әйтик, биредә татарларның, керәшеннәрнең, русларның тормышы турында материаллар, шулай ук күп санлы алпавыт утарларының тарихы (Д. Мозалевский, В. Юшков, Б. Ильин, П. Щетинкин һ.б.) буенча материаллар бар.
Утырышта катнашучылар милли-мәдәни берләшмәләрнең җирле бүлекләренә һәм Дуслык йортларына методик ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Бу нисбәттән Азнакай районыннан килгән коллегалары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чит ил гражданнары арасында миграция вәзгыяте һәм хокук бозулар турында утырышта катнашучыларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Аманов сөйләде. Быелның 8 аенда 206 мең чит ил гражданы миграция исәбенә куелган. 49 меңнән артык кеше Татарстанга эшләргә, 19 меңнән артык кеше укырга килгән. Татарстанга нигездә Үзбәкстаннан (40,4%), Таҗикстаннан (24%), Казахстаннан (3,7%) киләләр.
Быелның 8 аенда эшкә 1339 рөхсәт рәсмиләштерелгән. 1 июльгә 2856 чит ил гражданына эшләргә рөхсәт бирелгән. Быелның 8 аенда чит ил гражданнары тарафыннан 441 җинаять эшләнгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24,6 процентка күбрәк. Җинаятьләрнең күбесе (29%) милеккә кагылышлы.
Шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы утырышында Актаныш, Балтач һәм Биектау районнарында яңа вәкиллекләр ачу турында карар кабул ителде. Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика милли сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклеләренә Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.