Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында иң яхшы туган тел тәрбиячеләрен билгеләделәр

Дуслык Йортында иң яхшы туган тел тәрбиячеләрен билгеләделәр

admin 25.11.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Туган телдә (чуаш, удмурт, мари, мордва) мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» республика конкурсының йомгаклау этабы узды. (ФОТО -1)  (ФОТО-2)

Конкурс инициаторы — Татарстан Республикасы удмуртларының төбәк милли-мәдәни автономиясе. Оештыручылар — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты.

Конкурс быел беренче тапкыр үткәрелле. Ул туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы (чуаш, удмурт, мари, мордва), педагогик эшчәнлектә туган телдә укытуның инновацион методикаларын һәм технологияләрен гамәлгә ашыручы иҗади педагогларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында катнашучыларны һәм кунакларны Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйров сәламләде. Алар тәрбиячеләрнең балаларны туган телләренә, мәдәниятләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм ярату белән дөрес тәрбияләүдә мөһим эш башкаруларын билгеләп үттеләр.

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева тәрбиячеләрнең йомгаклау конкурс программасының хөрмәтле кунаклары булдылар.

Муниципаль һәм зона сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча 12 финалист билгеләнгән иде. Республика этабы кысаларында алар жюри вәкилләренә өч конкурс сынавында үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр: «Педагогик тәҗрибә презентациясе», «Мастер-класс» һәм «Түгәрәк өстәл».

Конкурс программасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылы: гран-при — 60 000 сум, 1 урын — 50 000 сум, 2 урын — 40 000 сум, 3 урын — 30 000 сум.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Васил Шәйхразыев Дуслык Йортында утырыш үткәрде
Далее: Казанда якшәмбе мәктәпләре фестиваленең сайлап алу туры узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57