Казанда Татарстан һәм Удмуртиянең төрле районнарыннан мәктәп укучыларын һәм яшьләрне берләштергән «Выжы» Республика удмурт яшьләре фәнни-тикшеренү форумы узды.Форум республиканың төрле районнарыннан килгән катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, эшләрне тәкъдим итү һәм җанлы аралашу мәйданчыгына әверелде. Катнашучылар өч көн дәвамында үз халыкларының тарихын өйрәнделәр, тикшеренү эшләре тәкъдим иттеләр һәм экспертлар белән аралаштылар.


«Выжы» форумы конкурс нигезендә урта һәм өлкән сыйныфларда укучы балалар, шулай ук удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы 18 яшькә кадәрге яшьләр өчен үткәрелә. Конкурс өч этапта узды: 12 июльдән 31 августка кадәр гаризалар кабул итү, 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр сайлап алу этабы һәм 16-18 сентябрьдә белем бирү форумы. Катнашуга шәхси эшләр дә, төркем белән башкарган эшләр дә кабул ителде, ә финалга 20 кеше чыкты.

Форумның исеме очраклы гына сайланмаган: удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә «Выжы» «тамыр» дигәнне аңлата. Проектның идеясе – үз гаиләңнең тарихын, фольклорын һәм туган халкыңның мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү аша яшь буынга үз тамырларын тирәнрәк белергә ярдәм итү.
Өч көнлек программа бик бай һәм эчтәлекле булды. Беренче көнне, тантаналы ачылыштан һәм катнашучыларның үзара танышуыннан соң, Дмитрий Михайловның «Удмуртларның мәҗүси ышанулары» дигән лекция булды, шулай ук «Удмурт серләре» дигән интерактив квест һәм яшьләр кичәсе узды. Икенче көнне конференция оештырылды, анда мәктәп укучылары үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Катнашучылар алдында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов «Удмурт халкы һәм теле дөнья картасында» дигән лекция белән чыгыш ясады, шулай ук декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар үткәрелде. Форум Казан кремлендә “Казанское Поволжье” дигән күргәзмә карау белән тәмамланды.


Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм җирле удмурт милли-мәдәни автономияләре ярдәмендә «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» Төбәк җәмәгать оешмасы оештырды.

Оештыручылар фикеренчә, мондый эш форматы буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга, туган телгә карата кызыксынуны арттырырга һәм мәктәп укучыларында тикшеренү һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итә. Аның иң мөһим ягы – ул һәр халыкның мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияли.
