Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачыла

Казанда халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачыла

admin 23.09.2026

25 сентябрьдә күренекле җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына урнаштырылачак.

Мемориаль такта ачу тантанасына җырчының туганнары, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, сәхнә ветераннары чакырылган.

Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша. Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.

1950 елда ул Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри.

1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкулов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. 1961-1962 елларда – Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә «Казахконцерт» оешмасында солист, 1962-1979 елларда – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җырчысы була.

«Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» һәм башкалар – халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов башкаруында тамашачы күңеленә, хәтеренә кереп калган җырлар алар. Аның тавышы республикабыздан тыш, илебезнең төрле сәхнәләрендә яңгырый. Илнең кайсы почмагында гына булмасын – Урта Азиядәме, Себер киңлекләре, Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авыллардамы, татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.1979 елда лаеклы ялга чыкса да, ул әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый.

Габдулла Мөхәммәталим улы Рәхимкулов 1997 елның 9 октябрендә вафат була, туган төбәге – Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылы зиратында җирләнә. Җырчының исеме туган төбәге Иске Шәйморза авылы Мәдәният йортына һәм бер урамына бирелгән. Шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районындагы бер урам аның исемен йөртә.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: «Выжы» – «тамыр» дигәнне аңлата: Казанда удмурт яшьләре форумы узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности